Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйгегә тавыш бирү дәвам итә

“Иң яхшы ишегалды” бәйгесенең кызган чагы. Һәркем күңеленә якын конкурсант өчен җан ата, тавыш бирә. Исегезгә төшерәбез, бәйгегә тавыш бирү 27 августка кадәр дәвам итәчәк.

Алдан ук тавыш биргәндә гаделлек булсын дип, сездән үтенеп сораган идек. Шулай да кайберәүләр өчен накрутка дигән нәрсә бер дә ят әйбер түгел ахрысы. Һәм без дә бер төн эчендә 500дән артык тавыш җыеп булмаганлыгын яхшы аңлыйбыз. Кемнәрнең ясалма юл белән тавыш җыюларын ап-ачык күрәбез, безнең андый мөмкинлекләребез бар, программистларыбыз яхшы эшли, күз тимәсен. Шуңа да, алга таба өстәмә юл белән тавыш җыючылар бәйгедән матур гына төшеп калачак. Кисәтеп куябыз! Һәм андый юлга бер дә барасыбыз килми. Шуңа да “Иң яхшы ишегалды” бәйгесенә нәтиҗәне матур гына ясасак иде. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс голосование