Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйге тәмам, нәтиҗәләр нинди?

Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта.

Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?! Мәхәббәтсез яшәп булмый, олыгайган көндә дә, дип юкка гына җырламыйлардыр ул. Бүген Гашыйклар көнен билгеләп үтәбез. Тагын бер тапкыр сөйгәнебезгә, яраткан кешебезгә хисебезне белдерергә, җылы карашыбыз, ихтирамыбыз белән бәхетле итәргә менә дигән мөмкинлек инде бу. 
14 февраль Гашыйклар көне уңаеннан газетабыз сайтында “Без икебез – бербөтен” дигән исем астында фоторәсемнәр бәйгесе игълан иткән идек. “Яшел Үзән” укучылары юллаган фотографияләрнең һәммәсенә карагач, “Сөбеханаллаһ, күз тимәсен, бигрәк бер-берегезгә пар килгәнсез инде”, - дип сокландык. 
Җиңүчене без, гадәттәгечә, тавыш бирү юлы белән сайлап алдык. Катнашучыларыбыз активлык күрсәтеп, дус-ишләреннән, авылдашларыннан ярдәм сорап, тавыш җыйды. Беренче көннән үк, лидерлар рәтендә Әбделхәевләр белән Габдрахмановлар гаиләсе барды. Һәм соңгы көнгә кадәр тырышып, җиңү өчен көрәште алар. Афәрин! Күгәйдән 2084 тавыш белән Ләйсән һәм Рүзил Әбделхәевләрне һәм Бакырчыдан 2066 тавыш җыйган Ландыш һәм Айрат Габдрахмановларны җиңүче дип таныйбыз. Һәм алда вәгъдә иткәнчә, берсеннән-берсе гүзәл парлар белән якыннанырак газетабыз аша таныша аласыз. Әлеге парлар ничек танышкан, кавышкан? Җомга газетасын укымыйча калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хорошо, дорогая газета вы говорите о победе 2 х пар. Они и шли примерно на одном уровне. Только вот накануне перевес был 300 голосов у пары Айрат и Ландыш, но потом когда сравниваться начал результат почему то в пользу них лидирующих голоса не засчитывались. Зато каждую секунду у той пары отрыв увеличивался! В % соотношение пары на равных какой же приз ожидает Айрат и Ландыш!? Раз вы в публикации сами признаете что обе пары победители!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яна ел конкурсы онытылды ахрысы

      • аватар

        Яшел Үзән

        0

        0

        Уважаемый читатель! Наш сайт настроен, как и все сайты ТАТМЕДИА, к моему великому сожалению, так, что накрутка голосов возможна. И многие пользуются этими инструментами. Увы, администратор сайта не в силах выявить накрутку на сегодняшний день, но IT-департамент работает над этой проблемой и надеюсь в скором времени она разрешится. Но Вы должны знать, что сотрудники редакции чисто физически не могут накрутить голоса или наоборот не принимать их - приходите, лично покажу Вам админку - может у Вас получится. Писать гадости, тем более непроверенные некрасиво. В следующих конкурсах мы не будем упрощать работу тем, кто занимается накруткой и будем параллельно устраивать голосование и ВКонтакте, да еще и комменты будете писать, чтобы засчитали ваши голоса. Мне лично абсолютно все равно кто будет победителем, лично я знакома только с двумя парами, за одну из которых и отдала свой голос. Сумма их голосов, заметьте, меньше 100. Люди не крутили. С уважением, Ильсия Завилейская.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Монда бит куренеп барылды. Ландыш бн. Айратка басылган тааышлар исэпкэ алынмады. Сонгылары э тегелэрнеке биктиз артты хэм ябып та куйдыгыз. Халык та бит дэреслек ягында

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шулай булгач тэп приз. Ландыш бн. Айратка да булврга тинш. Бэтен кеше дэ моны шулай диеп анлады югыйсэ

            Теги: фотоконкурс день влюбленных итоги конкурса

            2
            X