Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быелгы сайлаудан нинди яңалыклар көтәргә?

Үз гомерендә беренче тапкыр әлеге сәяси мөһим вакыйгада катнашучыларга сувенир бүләк итәчәкләр. Сайлауда 18 яше тулган 49 мең яшь татарстанлы катнашырга мөмкин. Аларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе имзалаган чакыру да киләчәк.

Сорауларыгыз булса

Сорауларыгыз булса, Россия Үзәк сайлау комиссиясе үзәгенең мәгълүмати-белешмә бушлай номерына шалтырата аласыз. Тел: 8 (800) 707-20-18 (көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр, 9 марттан тәүлек буе)

Алдан тавыш  бирүчеләргә

Алдан тавыш биреп кую процессы гамәлдән чыгарылмаган. Әмма бу төр тавыш бирү аерым категория кешеләргә генә кагыла. Йөзүчеләр, котыпчы, ерак көтүлекләрдә болан үрчетүчеләр һәм башкалар. Торак пункт һәм алдан тавыш бирергә хокуклары булган кешеләрнең соңгы исемлеген сайлау комиссиясе 24 февральгә әзерләп бетерәчәк.
Татарстанда барырга кыен булган таулы районнар юк, шуңа да республика территориясендә алдан тавыш бирү каралмаган.

Камералар күзәтә

18 мартта Россиянең Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында трансляцияләнүче барлык территориаль комиссияләрне видеокамералар белән җиһазландырачаклар. Татарстанда территориаль сайлау комиссиясендә барлыгы 65 һәм 940 камера 1000нән артык сайлаучы теркәлгән участокларга урнаштырылачак. Казанда бу критериягә барлык участоклар да туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы Президента 18 марта

2
X