Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быелгы хаҗ яңалыклары билгеле булды

Хаҗ кылырга ният итүчеләрнең беренче төркеме Казаннан хаҗга 2018 елның 4 августында юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк.

2018 елда Россия мөселманнары өчен 20500 квота бирелде. Татарстан Республикасына 1800 урын каралган.

Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылып кайтты. Согуд Гарәбстанына иң очсыз юлламаның бәясе 149000 сум. Ул хаҗилар арасында иң популяр пакет булып санала.
 
“ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң мөһиме - хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм гыйбадәтләрне Хәнәфи мәзһәбе буенча оештыру. 2018 елда хаҗилар төркемнәрен 20 табиб озатып йөриячәк. Мина үзәненә махсус палатка куелачак, ул медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.
 
Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылырга әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.
 
Тагын бер яңалык ашау-эчүне оештыру белән бәйле – татар милли ашларын әзерләү өчен хаҗилар белән аш-су остасы да барачак.
 
2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы белән бәйле. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы кәгазьгә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Матбугат.ру
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хадж

2
X