Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 71 яңартылган ишегалды барлыкка киләчәк.

Безнең һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын dvor.tatar сайтында «Документлар» бүлегендә карарага мөмкин. Әгәр дә сез Программа яки үз ишегалдыгыз буенча конкрет берәр сорау бирергә телисез икән - 8 (800) 27-5-2020 кайнар линия номеры буенча тәүлек дәвамында шалтырата яки @ dvor.tatar инстаграм-аккаунтына яза аласыз.

Төзелеш эшләре башланырга 2 айдан да кимрәк вакыт калды, ә хәзер проектлаучылар аларны сезгә тәкъдир итү һәм сезнең фикерегезне исәпкә алып эшләп бетерү өчен төзекләндерү схемасын әзерли. Проектлаучылар белән очрашуларның күп өлеше инде узды, әмма сезнең ишегалдында әле фикер алышу булмаган икән, сезне алдан ук кисәтәчәкләр - подъездларда белдерүләр куелачак.

 
 Төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны сезгә архитекторлар һәм район администрациясе очрашуында тәкъдир итәчәк. Очрашу датасын да алдан ук игълан итәчәкләр - үз подъездыгыздагы белдерүне күрми калмагыз! Шунысы мөһим, сез эшләрнең сыйфатын һәм барышын контрольдә тота алсын һәм бу хакта шунда ук кайнар линия телефоны аша хәбәр итсен өчен, схемалар җәй буена ишегалдында калачак  - барлык сораулар да оператив хәл ителәчәк.

 

 Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда башлап җибәрде. Программаны гамәлгә ашыру чорында Татарстанда яшәүче 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк – алар барлыгы 6923 булачак! Ә 2022 елда Программа буенча республикабыз буенча 1200 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

 

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев