Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләренең җиде цифрлы суперсервисын гамәлгә ашыралар

Республика халкы теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР элемтә министрлыгы башлыгы.

2020 елда Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре суперсервисларыннан файдалана алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

"Безнең министрлык шулай ук республика халкына үзизоляция вакытында һәм гадәти "тыныч вакытта" файдалы булачак онлайн-сервислар эшләү буенча компанияләр инициативаларына актив ярдәм итәчәк", - диде министр. 2020 елда Татарстанда ТР җиде суперсервисны гамәлгә ашыра: «Мин төзим», «Минем сәламәтлегем», «Мин - укучы», «Без - әти-әни», «Минем күзәтчелегем», «Актив шәһәр кешесе» һәм «Минем субсидияләр».

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республика халкының теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтен алу мөмкинлеге булсын өчен, министрлык үз карарларын эшләячәк. Һәм якындагы елларда цифрлаштыру кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагылачак - ахыр чиктә "сан" республика халкына файда китерергә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга тиеш. Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россиядә Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә эшләнгән "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев