Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел коррупционерларга, мошенникларга, каракларга юл ябыла

Бу көннәрдә Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре традицион рәвештә узган елга нәтиҗә ясады. Анда аларның эшчәнлегенә бәя бирергә Яшел Үзән ра­йон башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзән шәһәр суды рәисе Андрей Николаев һәм шәһәр прокуроры Анатолий Трифонов та килде.

2018 елның 12 аенда 1865 җинаять очрагы теркәлеп, ул 2017 елдан 7,8 процентка күбрәк булган. Хокук сакчылары моны  нигездә урлау, ялганлау һәм талау очракларының кискен  артуы белән бәйли. 1096 җинаять ачылган. (2017 елда – 1203).  Статистиканы территорияләргә бүлеп карасаң, Васильево полиция бүлегендә  теркәлгән җинаять­ләр – 14кә, Осиновода 25 фактка арткан. Ә менә Норлат бүлегендә, киресенчә, кимегән. 
Полиция хезмәткәрләре безнең тынычлыкны көнен дә, төнен дә, бәйрәмдә дә һәм ялларда да саклаганда без үзебезне ышанычлы хис итәбез. Урамнарда тынычлап йөрибез. Дөрес, заманына карап җинаять төрләре дә үзгәреш кичерә. Тотылудан куркып, җинаятьчеләр кыңгыр гамәлләрен бик яшертен кыла. Мәсәлән, ялганлаулар. Мошенникларга хәзер ярдәмгә мобиль телефоннар, Интернет челтәре, банк карталары килде. Мондый җинаятьләрнең очына чыгу хокук сакчыларыннан тырышлыктан тыш, белемлелек тә таләп итә. 
Яшел Үзән бик катлаулы территорияләрнең берсе булып тора. Чит республикалар белән чиктәш, Казан якын урнашкан. Васильево һәм Осиново кебек зур җирлекләр җинаятьчелектә чагылыш таба. Аларда Казан йогынтысы зур. Шуңа күрә Осиново буенча шәхси составны арттыру, яисә анда статусны үзгәртү мәсьәләсен күтәрер­гә кирәк. Дөрес, бу хакта министрлык дәрәҗәсендә сөйләшүләр булган инде. 
Былтыр 13 үтерү факты теркәлгән. Бу да узган чордан 3 очракка күбрәк. Барысы да ачыкланган. Ә менә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу буенча кимү күзәтелә. 2017дә 25 факт, 2018дә – 20. 
Яшел Үзән урамнарында һәм җәмәгать урыннарында  «Имин шәһәр»  программасы (АПК) кысасында 62 видеокамера куелган (2008 елда–15, 2014 елда – һәм 2016 елда – 27 видеокамера).

Материалның дәвамы газетаның җомга санында (№5).

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев