Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәяләр арта

Өстәмә бәягә салымның артуы һәм тагын берничә сәбәп аркасында, азык-төлектән алып бензингә кадәр, күп кенә категория товарларга бәяләр артты һәм артачак.

НДС киләсе елның 1 гыйнварыннан гына «сикерсә» дә, шуның белән бәйле бәя күтәрелүләрнең якын арада инде башланачагына беркемнең дә шиге юктыр.

Бензин

Бензинга бәяләр артачагы турында инде күптән ишетеп беләбез. Бу хакта монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте алдан ук кисәткән иде. Ягулыкның бәясе сентябрьдә якынча 4-7 процентка артыр дип фаразлана.

Автомобильләр
Бездә машиналар ике нәрсәдән кыйммәтләнә: рубльнең төшүеннән һәм утилизацияләү җыемы (сбор) артуыннан. Җиңел машиналарга бәя инде 4 процентка артты, ә ел ахырына автосөючеләргә яңа «тимер ат» сатып алган өчен 10-15 процентка күбрәк түләргә туры киләчәк.

Илнар Тухбатов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев