Бушлай тест ясатырга була
Яшәеш

Бушлай тест ясатырга була

Яшел Үзәндә 20 сентябрьдә бушлай һәм аноним ВИЧ-инфекциягә тест ясатырга мөмкин булачак.

Бөтенроссия акциясе кысасында ике мобиль пункт ачылачак.
Пунктның берсен «Горький исемендәге завод» җәмгыятендә, икенчесен үзәк базар янында урнаштырырга телиләр. Акциянең максаты халыкка ВИЧ- инфекция турында мәгълүмат җиткерү, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итү тора.


Нет комментариев