Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буш йортлар – фаҗига чыганагы

Авария хәлендәге буш йортлар яну Яшел Үзән шәһәренең зур проблемасына әйләнеп бара. Бу йортларның шәһәр үзәгендә һәм халык күп яшәгән урыннарда булуы да бик үзенчәлекле. 

Әле генә тормыш кайнап торган  йортларның кинәт бушап калуына ышанып та булмый. Шулай инде, тормыш алга бара. Озакламый алар урынында яңалары, матурлары калкып чыгар. Шәһәр үзәге буш тормас. Тик менә кайберәүләрнең  шушы күчеш чорыннан кызык табуы гына аптырашта калдыра.  Янгын чыкмаган көн юк аларда. Янгыны булмаса, зыян күрүчеләре  бар.  Күптән түгел генә бер ир металл алам дип корбан булды. Тәрәзәләре ватылган, түбәсе кубарылган, кешеләре күченгән,  җимерелергә торган шушы шомлы йортлар ни өчендер кешеләрне үзенә җәлеп итә. Бал сылап куйганнар диярсең! Ә бер саксыз  адым,  йорт өстеңә ишелергә мөмкин. 
Безнең редакция бинасы шундый хәрабә йортлар янында гына булгач, барысы да  безнең күз алдында. Сугыш чорында яшибезмени, әле берсендә, әле икенчесендә көн саен нәрсә дә булса чыга. Янгын сүндерүчеләргә  дә тынгылык бетте, һаман шушы тирәдә кайнаша. Җәй бик куркыныч чор, шырпы сыздыңмы – кабынырга тора. Зур фаҗигаләр чыганагы була күрмәсен дә бит. Чыгар да иде, вакытында сүндереп тормасалар.  
Узган атна сводкасына карасаң, хәйран каласың. 29 майда  Мәскәү урамының 15нче йорты яна. Аннан соң Кызыл Тык­рык урамындагы 11нче һәм 13нче йортлар «Полукамушкалар». 250 квадрат метрга зыян килә. Васильевоның Ленин урамындагы 2нче йорт та читтә калмый, кызганычка. 
31 майда К.Маркс урамының 31нче йортында янгын, хәтта,  ике тапкыр чыга! Гоголь урамының 27/8нче, 25/9нчы йортлары да шушы исемлеккә керә.  Ут чыгарып махсус йөриләр дип әйтергә дә нигез бар. 1 июньдә Солнечная урамының 3нче йорты янып, 120 квадрат метрга зыян килә. 2 июнь – Кызыл Тыкрык урамы, 14нче һәм 16нчы йортлар. Тагын 250 квадрат метр утка оча. Нәтиҗәдә бер атнада «Полукамушкаларда» 5 йорт яна.
Барлык очракларның да  якынча сәбәбе бер:  шәхесләре ачыкланмаган затларның ут белән саксыз кылануы. Ут үзеннән-үзе чыкмый. Монда кешеләр кулы уйный. Ут төртеп, шуннан кызык табу уен эш түгел. Шулай кызык табып йөргәндә үзеңнең дә зыян күрүең бар. Кыңгыр эш сизелми калмас. Ә бу йортларны да, иртәме-соңмы, барыбер сүтәрләр, яңаларын сала башларлар. Күпме яшь гаилә фатирлы булыр. Шәһәребез тагын да матураер, ямьләнер, төзекләнер.  Анысы бер вакыт эше генә. Үзебезгә үзебез чокыр казымасак иде дә бит.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев