Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буш вәгъдәләр өчен җәза

Яшел Үзән суды Олы Шыр­дан авылында яшәүче 54 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.

Ул РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 2,4нче өлешләре буенча җинаять кылуда (мошенниклык) гаепләнә. 
Бу кеше өч ел дәвамында гражданнарны ялганлап, 2 млн сумнан артык акча үзләштергән. Аларга ул  Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирүдә һәм  гражданлык алуда, хокук саклау органнарына эшкә урнашуда, ирегеннән мәхрүм итү буенча җәзадан азат итүдә, Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданины  эшчәнлеге турында хисап әзерләүдә ярдәм итүне вәгъдә иткән. Чынбарлыкта аның андый  мөмкинлекләре  булмаган. Нәтиҗәдә 9 кеше бу мошенник корбаны булган. 
Суд дәүләт гаепләүчесе фикере белән ризалашып,  гаепләнүчене 6 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Хәзер ул  дәүләт файдасына 300 мең сум штраф  түләргә һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясенә  җибәрелергә тиеш. Болардан тыш, зыянны кап­лату буенча зарар күрүчеләрнең исклары да канәгатьләндерелгән. 
Суд карары әле үз көченә кертелмәгән.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X