Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурыч өчен электр энергиясен өзәләрме?

– Электр энергиясен исәпләү приборларын тикшерү хезмәткәрләре хатасы  белән күрсәткеч дөрес бирелмәде һәм безнең зур бурыч җыелды. Түләүләргә рассрочка ясату буенча гариза яздык, әмма ай саен түләү суммасы процентлары белән бергә  бик күп. Ай саен, әмма күрсәтелгәннән азрак суммада түлибез. Хезмәт күрсәтә торган компаниянең электр энергиясен өзәргә хокукы бармы? Гаиләдә балигь булмаган 3 яшүсмер бала  тәрбияләнә. Әнвәр. 

– Әгәр дә бурыч суммасы электр энергиясе өчен норматив буенча ике айлык түләүдән артып китә икән, электрны өзү дөрес, әмма кулланучы алдан кисәтелергә, ягъни аңа хезмәт күрсәтә торган органнан уведомление килгән булырга тиеш, –  дип җавап бирә ТР алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. – Әгәр кисәтү юк икән, электрны  өзү законлы түгел.
Әгәр дә сезнең бурычны рассрочка белән  түләү турында язма килешүегез булса һәм сез аны үтәмәсәгез, ул вакытта  өзү шулай ук дөрес, әмма уведомление белән.  Ягъни сезне утны өзгәнче 20 көннән дә ким булмаган вакыт алдан кисәтергә тиешләр.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев