Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булачак әниләр өчен ликбез

Аны 40 елдан артык стажлы акушер-гинеколог, диетолог һәм күкрәк сөте белән ашату буенча консультант үткәрә.

"Күбрәк бала табарга - шәп яшәргә» проекты буенча Казанда йөкле хатын-кызлар өчен ике көнлек бушлай интенсив үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә проект авторы һәм биш бала анасы Анна Прохорова сөйләде. 
«Бу проект кем өчен? Ул йөкле хатын-кызлар өчен һәм елына дүрт сессиягә исәпләнгән. Февраль һәм апрель айларында сессияләр узды инде, алдагысы - августта, - диде Прохорова. — Һәр сессиядә 60 хатын-кыз катнаша. Шулай ук без аны читтән торып та — социаль челтәрләр аша алып барабыз, анда булачак әниләргә йөклелек һәм ана булуның мөһим моментлары турында сөйләнә». 
Хатын-кызлар йөклелекнең һәм бала табуның физиологик һәм психологик аспектлары турында төп белем ала, адаптив физик йөкләнеш һәм сулыш алу өчен гап-гади күнегүләр үзләштерәчәкләр. 40 елдан артык стажлы акушер-гинеколог, медицина фәннәре кандидаты Ирина Боголюбова чыгыш ясаячак. Ул шулай ук булачак әниләргә тапшырылырга тиешле анализларны санап үтәчәк. Бала табу турында АВА-КАЗАН клиникасының бала табу бүлеге мөдире, югары табиб категорияле табиб, 5000нән артык бала таптырган акушер-гинеколог Юлия Ковалев да сөйлиячәк. 
Шунысы игътибарга лаек, проект «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары базасында илнең барлык төбәкләрендә эшли торган гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге кысаларында эшли. Әмма бала табуга күтәренке кәеф һәм уңай медитация генә җитеп бетми. Әлбәттә, моны ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова да аңлый. 
- Социаль ярдәм генә түгел, - ди спикер. - Гаиләнең эше һәм декрет ялыннан соң аңа кире кайту мөмкинлеге булу мөһим. Чөнки еш кына фирмалар ябыла, банкротлыкка чыга. Хәзер республикада социаль ярдәм чаралары бар, әмма әлегә алар күбрәк мохтаҗларга юнәлдерелгән. Кемгәдер аена 600-700 сум да җитди ярдәм. Моннан тыш, Татарстан Президенты социаль яклауның яңа чараларын эшләргә кушты. Бездә даруларга яки балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителүгә сертификат бар инде. 
«Больше рожать — здорово жить» проектына нигез салучы Анна Прохорова хатын-кызларны дөрес сулыш алырга өйрәтәчәк һәм перинаталь йога буенча дәрес үткәрәчәк. Булачак әниләр күкрәк сөте турында беләчәкләр һәм сабыйларны табиб София Габитова лекциясендә күкрәккә куярга өйрәнәчәкләр. Йөкле хатыннарга шулай ук йөклелек вакытында туклану һәм яңа туган балаларны ничек карау турында сөйлиячәкләр. 
Интенсив 17 һәм 18 августта Дзержинский урамының 11/2 адресы буенча урнашкан «Видимый дом» иҗади киңлегендә узачак. Бу чарада 18дән алып 45 яшькә кадәрге 12дән алып 30 атна йөклелеге булган хатын-кызлар катнаша ала. Аларның йөклелек буенча өзлегүләрсез һәм исәптә торган булулары да шарт. Вакыйгада катнашу өчен анкета алырга, тутырырга һәм аны почта аша җибәрергә кирәк: ms-rt@mail.ru
Шуны билгеләп тә узарга кирәк, республикада “Бердәм Россия” партиясеннән тыш теркәлгән тагын алты партия дә Россиянең илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар уздырачак. Әмма без алар турында әлегә төгәл белмибез. Белү белән, һичшиксез, бу хакта да мәгълүмат бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев