Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буена карама, уена кара!

Никах күкләрдә укыла, кемнең кемгә насыйп буласы алдан ук язылган, диләр. Шулайдыр. Шулай булмаса, йөрәкләре бер-беренә тартылган гашыйк парларның бергә булуына бөтен дөнья каршы торганда да кавыша алмаслар иде. Чөнки милләт тә, дин дә киртә була алмаган очраклар бик күп.

Әй сөйлибез, әй гаеп итәбез: менә фәләннең кызы урыска чыккан да фәләннең малае марҗага өйләнгән! Әти-әниләре ни карады икән?! Караган инде, ничек карамасын? Үгет-нәсихәт тә, ялынулар да, әрләп караулар да булган, әлбәттә! Һәммәбез дә балабызның «үз кеше» белән тормыш коруын тели бит. Тик мәхәббәткә каршы барырлык нинди көч бар соң? Аны бит ихлас яратышкан кешеләр үлгәч тә юкка чыкмый, киләсе тормышларында да дәвам итә, дип язалар. Син  кырт кисәрсең дә, үзең үк туган көненнән бирле теләп үстергән бәхетеннән мәхрүм итәрсең. Ә балаңны бөтенләйгә югалтсаң? Аллаһ сакласын! Һәр ата-ананың бөтен яктан уйлап биргән хәер-фатихасы инде ул. Сүзләремне катнаш никахларга пропаганда дип уйлый күрмәгез. Һич юк! Бары тик язмыш һәм тормыш. Кемгә ни язылган... Ә язмам, чынлап та шундый гаилә турында.
 ...Дамир белән Полина очрашканда әле мәктәпне дә тәмамламаган була. Тәүге гашыйклык тора-бара мәхәббәткә әверелә. Егет хәрби бурычын үтәгәнне кыз сабыр гына ике ел көтә. Аннан соң да араларындагы хисләр ныклыгын сыный әле алар. Биш ел аз вакыт түгел.  Ике якның да «бәлки бергә булмаслар әле» дигән өметләре акланмый.
– Башта әлеге хәлне кабул итәсе җиңел булмады. Улыбызның бәхете өчен үзебез аркылы атлап чыгарга туры килде дисәм дә, дөреслектән ерак китмәм. Тик яши-яши дөрес эшләгәнебезгә инана барам. Бәхетле алар бергә. Әле бер көнне,  «мин татар егетенә кияүгә чыгам» дигән өчен кызының арт сабагын укыткан кода да: «Кодагый, карап-карап торам да, алар бит чынлап та бер-берсе өчен яратылган, берсе икенчесенең дәвамы кебек тулыландырып, бер бөтен булып торалар», – ди. Чынлап та, алты ел дәверендә җитди сүзгә килгәннәрен дә ишеткәнем юк. Сөеп туймаслык ике онык – Тимур белән Артурыбызны бүләк иттеләр. Полина да, кода-кодагыйларыбыз да динебез һәм милли гореф-гадәтләребезгә ихтирам белән карый, балаларга исемнәрен өйләренә мулла чакыртып куштырдылар, олысын сөннәткә бирергә җыеналар, – ди Әлмирә ханым.

Тулы материалны узган җомга санында укырга мөмкин.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм гаилә тормыш катнаш никах балалар