Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бу өлкәдә йөрәк белән эш итү мөһим»

Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына яңа билгеләнгән Ирина Волынец иң тәүге эшлекле визитын Яшел Үзәннән башлады.

Ул, беренче итеп, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Билалиева белән, шәһәребездәге «Гнездышко» приютында булды. Гаиләләреннән алынып, вакытлыча биредә тәрбияләнүче балаларның тору шартлары, коллективның хезмәт ысуллары белән танышты һәм учреждениенең эшен югары бәяләде. Бүгенге көндә «Гнездышко»да 3 яшьтән алып 18 яшькәчә 36 бала яши.

– Бинаның бусагасын атлап кергәч үк, җылылык, чисталык, яктылык – матур тәэсирләр тудыра. Биредә эшләүче әзерлекле коллективның да кәгазь буенча түгел, ә йөрәкләре белән хезмәт итүләре күзгә ташлана. Бу өлкәдә башкача булмый да, чөнки ул беренче чиратта – миссия, аннары гына эш, – дип, беренче фикерләре белән уртаклашты Ирина Волынец (фотода уңда). – Бала хокуклары буенча вәкил сыйфатындагы иң беренче эшлекле визитымны Яшел Үзән районыннан һәм балаларны җылы кочагына сыендырып, тиешле тәрбия, белем бирүче әлеге учреждениедән башлавыма канәгатьмен. Мин бүген алга таба вазифамда кулланыр лык кирәкле мәгълүматлар тупладым.

«Гнездышко»дан соң, делегация районыбызда урнашкан башка социаль объектларда – сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү буенча лицей-интернат һәм Норлат балалар йортында булды. Шулай ук визит планында булган Раифа яшүсмерләр колониясе белән таныштылар.

Ирина Волынец күргәннәреннән уңай тәэсирдә калды, балаларга яшәү һәм уку өчен шартларның яхшы булуын билгеләде. Аның сүз ләренчә, үсеп килүче буын кайгыртуны һәм ярдәмне тоеп үсәргә тиеш, шундый мөнәсәбәт булганда аларга үзләрен шәхес итеп тою һәм ал га таба уңышларга омтылу, ирешү җи ңелрәк бирелә. Шулай ук, визит барышында, Норлат балалар йортына бик тә кирәкле ремонт мәсьәләсе дә күтәрелде. Вәкаләтле вәкил аны да күңел дәфтәренә беркетеп куйды.

– Биредә әзерлекле коллектив, тәрбияләнүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Бүген безнең программа зур – балалар хокукларын яклау буенча омбудсмен эше белән бәйле төрле учреждениеләрдә булабыз. Ирина Владимировнаның, бала хокуклары буенча яңа вәкаләтле вәкиле буларак, Яшел Үзән районындагы вәзгыять буенча тулы күзаллау булуы мөһим. Бу мәгълүмат аңа эшне оештыруда, планлаштыруда һәм өстенлекләрне билгеләүдә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Михаил Афанасьев.

Ирина Волынец ТР балалар омбудсмены итеп агымдагы елның сентябрь ахырында сайланды. Ул Дәүләт советында 74% тавыш җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X