Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу хәл гомердә дә безнең белән булыр диеп уйламаган идем

Яңа Ел алдыннан булды бу хәл.

Имеш, өйләрне юып, җыеп авылга яңа ел каршыларга кайтып китәбез. Иремнең эштән кайтканын көткән арада, керләр юарга дип, машинаны кабызып җибәрдем. Күп тә үтмәде, төтен исе сизелә башлады. Кабель кызып яна диеп карасам, кер юу машинасының өстеннә ургылып төтен чыга. Нишләргә дә белми, иремә шалтыратам. Аңлатам, төтен чыга дим. Ул да инде пожар булыр диеп уйламый, уттан ал да, кызгандыр, хәзер суыныр ди. Кайда анда суыну... Күршеләр чабып керде. Машинаның өстен каерып ачып та җибәүебез булды, дөрләп ялкын атылды. "Кот очты инде",өйдә балалар да бар бит әле. Юыну ягында булгач, чиләкләп су сибәбез, туктамый, киресенчә көчлерәк, дөрләп яна. Бер урында гына тормый бит ул, зал ягына чыгып, түшәмгә дә үрли башлады. Янгын сүндерү хезмәтен чакыртты күршеләр. Алар килеп җитмәсә белмим, нишләп бетәр идек. 3 минут эчендә 3 янгын сүндерү машинасы килеп җитеп, 6 этажга су сиптерү җайланмаларын сузып та өлгергәннәр иде. Алар килүгә “коелып” төштем. Бик тиз тынычландырдылар, чиксез рәхмәтлемен аларга.  
Янгын чыгуның сәбәбе, кер юу машинасының барабаны кызып, эчендәге резинага ут капкан. Су белән генә сүндерү мөмкин түгел иде диделәр. Югыйсә, ике ел элек кенә алган самсунг маркалы кер юу машинасы.
Бу хәлләрне язуым гыйбрәт өчен. Бер кайчан да кер юу машиналарын  төнлә, үзегез өйдә юкта, тиз генә чыгып керәм дигән очракта да, кабызып калдырмагыз. Бигрәк тә балалар өйдә үзләре генә калган очракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев