Бу хәбәр мошенниклар эше!
Яшәеш

Бу хәбәр мошенниклар эше!

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда мошенниклык очрак­лары теркәлә башлаган дип хәбәр итә Яшел Үзән Пенсия фонды.

Хатын-кыз тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә түләү каралуын хәбәр итә. Ул шулай ук гаризаны тиз арада – 1 ноябрьгә кадәр Пенсия фонды органнарына тапшырыр­га кирәклеген дә искәртә.

Әмма быел Пенсия фондында бернинди дә өстәмәләр каралмаган. Агымдагы елда пенсияләргә индексация ясалган, шуңа күрә бу ел ахырына кадәр өстәмә түләүләр ясарга сәбәп­ләр юк. Шикле очракларда Пенсия фондының контакт үзәгенә  
(843) 27-9-27-27 телефоны аша шалтыратып әйтергә була.


Нет комментариев