Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә

Май бәйрәмнәренә бәйле рәвештә пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә.

“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе пенсияләрне вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә китерәчәк:

  • 3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында;
  • 9 майда бирелергә тиешле пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак.

Калган көннәрдә пенсияләр график буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.

Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев