Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу елларны онытырлык түгел

Районыбыз башлыгы Александр Тыгин Җиңү көне алдыннан, хәзерге вакытта ветераннар дәвалану узган Яшел Үзән үзәк хастаханәсе бүлегендә булды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә, Яшел Үзән икмәк, Яшел Үзән сөт эшкәртү һәм «Майский» теплицалар комбинатлары әзерләгән азык-төлек тутырылган күчтәнәч тапшырылды.

– Без ул вакытта 10-12 яшьлек балалар гына идек әле. Тәмәке үстердек, бөртек җыйдык һәм барысы да фронт өчен. Ачтан үлер дәрәҗәгә җитсәк тә, хәтта кечкенә генә бер орлыкны да авызга сала алмадык, – дип сөйли тыл һәм хезмәт ветераны Нина Тимохина (рәсемдә).
Нина Никифоровна Кайбыч районында колхозда эшләгән. 1953 елда Яшел Үзәнгә күченеп килгән һәм Горький заводына урнашкан:
– Авыр булды... өчәр смена эшләдек. Ашарга да җитми иде, хәерче яшәдек. Үземнең булачак ирем белән дә заводта таныштык, менә 60 ел бергә яшибез инде.
Әңгәмәдәшем тормыш иптәше белән бер ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аның  ике оныкчыгы һәм бәхетле тормышы бар. Ул моңа лаек. Бары тик ветераннарыбыз батырлыгы, тырышлыгы һәм түземлеге аркасында гына күкләребез аяз, көннәребез тыныч. Аларга рәхмәт әйтеп, баш иябез.
Шул ук көнне, дәваланучы ветераннарга бүләк тапшырганда, Үзәк хастаханә территориясендә пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен кыр кухнясы, җыр һәм биюле концерт оештырылган иде. Кемдер, яшьлеген искә алып елмайды, кемдер хорга кушылып җырлады, ә кемнеңдер бите буйлап күз яшьләре акты. Бер нәрсәне тәгаен әйтә алам – битарафлар юк иде. Хәер, мондый көнне битараф калып буламы икән...

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X