Бу атнада Яшел Үзәндә яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Яшәеш

Бу атнада Яшел Үзәндә яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Термометр баганалары исә якындагы көннәрдә 17 градустан югарырак күтәрелми.

Бүген, 20 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә термометр баганалары 0 һәм -5 градус арасында, көндез +7 һәм +12 градус арасында тирбәләчәк. Бу атнада артык җылы булмаячак, диләр Республика Гидрометеоүзәге фаразлары.

Чәршәмбе, 21 апрельдә, көндез Татарстанның көнбатыш районнарында яңгыр явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, көндез һава температурасы + 17 градуска кадәр, көнчыгышта +12 градуска кадәр җитә.

Пәнҗешәмбе, 22 апрельдә, көндез яңгыр явуы ихтимал,төнлә - 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил.


Нет комментариев