Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтнекле крыжовник кайнатмасы

Бу кайнатманың тәме искиткеч, хәтта бер кашыктан аның крыжовникныкы булуын аңлап та булмый.

Кирәк: 
крыжовник – 0,5 кг, 
бөтнек – 3 сабак, 
шикәр – 0,5 кг, 
су – 1 стакан, 
лимон кислотасы (крыжовник 
бик татлы булмаса кирәкми дә) – бер чеметем.

Крыжовникның ике башыннан да «койрык»ларын кисегез, юыгыз. Кайнатасы савытка бөтнек (һәр ярты килограмм крыжовникка өч сабак) белән бергә салыгыз. Аерым савытта шикәр ширбәте ясагыз. Моның өчен, су белән шикәрне кушып, эреп беткәнче кайнатыгыз. Җиләкләрне һәм бөтнекне шуның белән катнаштырыгыз да, капкач белән томалап, суынырга калдырыгыз. 5-6 сәгатьтән соң кабат кайнатып чыгарыгыз һәм кабат суытыгыз.  Ширбәтле җиләкләрне тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз һәм аннары бөтнекне кайнатмадан алыгыз. Банкаларга тутырып, бер тәүлеккә одеял белән төреп куегыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев