Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтенроссия акциясенә Яшел Үзән дә кушылды

ВИЧ инфекциягә бушлай аноним тест узу буенча Бөтенроссия акциясе РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Республикабыз  Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест­лаштыру буенча «ВИЧка тест: Экспедиция» III Бөтенроссия акциясендә катнашучы егерме беренче төбәк булып тора. Акциягә Яшел Үзән дә кушылды.

Чараның төп максаты – кешеләргә ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңны якларга ярдәм итү. Мобиль пунктның берсе – «Горький исемендәге завод» та, икенчесе шәһәр базары территориясендә эшләде. «Тиз, бушлай, авыртусыз, аноним» дип язылган «ГАЗель» машинасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
– Акция турында телевизордан ишетеп белгән идем. Бүген исә базарга килгәч кенә мобиль пунктны күреп алдым. Шундый мөмкинлек булганда ни өчен әле тикшеренмәскә? Кан биреп чыктым, ун минуттан нәтиҗәсе әзер була диделәр, –  дип сөйли Борис Калугин (рәсемдә).
Гомумән, чират булмаса да, медиклар бер генә минутка да буш тормады. ВИЧка тест узарга теләүчеләр шактый иде. Эш буенча килсәм дә, мин дә тикшеренеп карарга булдым. Бармактан кан бирергә җенем сөйми, шулай да сәламәтлегем мөһимрәк.
ВИЧ, СПИД авырулары проблемаларын күтәрү, халыкны мәгълүматлаштыруны күздә тотып оештырылган  акция Камчаткада старт ала. Оештыручылар 84 шәһәрдә булган, алда – 36 торак пункт. Акция илебезнең 32 төбәгендә узачак. Яшел Үзән исә бушлай аноним экспресс-тест узу буенча эстафетаны Ульяннан кабул итеп алды. Һәм ул ноябрьдә Калининградта төгәлләнәчәк.  
Бездә оештырылган мобиль пунк­тка ярдәмгә профилактика үзәге һәм Яшел Үзән медицина училищесы студентлары да килде. Волонтерлар «ВИЧ-статусыңны бел» дигән кәгазьләр таратты, халыкны тест узарга чакырды. ВИЧ-СПИД проблемасы турында сөйләшәбез икән, киләчәгебезне кайгыртабыз дигән сүз. Чөнки бу авыру өлкәннәргә генә түгел, балаларга да йога. Шуңа да үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Һәм мондый акцияләрдә катнашудан оялу, курку булырга тиеш түгел. ВИЧ- инфекцияле кеше дарулар кулланып тормышын озынайтырга да мөмкин бит. Мондый акцияләр бездә беренче генә тапкыр үткәрелми, дәвамлы булсын.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев