Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья хайваннар көне алдыннан “Energy” көрәшчеләре һәм студент отряды кандидатлары “Кот и Пёс” хайваннар приютында булдылар

Йорт хайваннары - иң яклаучысыз җан ияләренең берсе һәм аларга ярдәм - бик зур хезмәт.

 Алар гаиләсез кала икән - бу бик күңелсез хәл. Һәм андыйлар "Кот и Пёс" приютында биш йөздән артык. Приют җитәкчеләре, үзләренең вакытларын һәм көчләрен шундый хайваннарны асрауга сарыф итеп, искитмәле эш башкара.


Балалар хайваннар белән уйнады, этләрне иректә йөртте һәм территорияне җыештырырга булышты, шулай ук, приюттагыларга бүләкләр, азык һәм җыештыру чаралары алып килделәр.

«Приют территориясенә кергәндә сине... этләр өрүе каршы ала! Бик көчле тавыш, әмма шул ук вакытта агрессиясез. Тәрбиядәге хайваннар кунакларны шулай каршы ала, һәр кешегә чын күңелдән сөенә: кайсыдыр, уңайсызланып, челтәр аша карый, икенчеләре, пружина кебек сикергәләп, түземсезлектән чиелдый. Һәрбер хайванда, нәкъ менә хәзер аны өенә алып китәрләр дигән өмет туа. Моны кабул итү бик авыр, шуңа күрә без аларга бөтен мәхәббәтебезне һәм ярдәм бирергә тырыштык ", - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән "Energy" СОП командиры Хәкимова Алсу.

Безнең кечкенә дусларыбызга борчу китермәү - алар алдында безнең беренче бурычыбыз. Тик ул гына җитми. Бездә югарырак миссия - аларга һәрвакыт, ихтыяҗ туган саен, хезмәт итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев