Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтен автобусларны тикшерәләр

Пассажирлар йөртә торган автобус йөртүчеләр пассажирлар иминлеге өчен зур җаваплылык тота.

Шуңа күрә Яшел Үзән автоинспекциясе  даими рәвештә профилактика чаралары уздыра. Төп бурыч – юлларда автобуслар катнашында  чыгарга мөмкин булган аварияләрне кисәтү, пассажирларның иминлеген тәэмин итү, автобус йөртүчеләр һәм шулай ук вазифадагы һәм юридик затлар ягыннан хокук бозулар профилактикасы.

 

– Бу юлы юл полицейскийлары  Васильево борылышы янындагы Йошкар-Ола-Яшел Үзән юлына иртәнге җидедә чыкты, – дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. – Җәмәгать транспорты бу вакытта бик күп йөри.  Автобуслар туктатылса да, пассажирларны тоткарламас өчен  тикшерү процедурасы тиз башкарылды. Әмма кайбер автобус йөртүчеләргә тоткарланырга туры килде.  Рейд барышында 15 автобус туктатылып, 5 юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы теркәлде.  Әйтик, иминлек каешын эләктермәү, тахограф булмау,  теркәлү номеры күренмәү, арткы ишекнең төзек булмавы.  Алда  линиягә чыгарган вазифадагы затларны җавапка тарту мәсьәләсе каралачак.

Юлия Леонтьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев