Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бригада» һәм «Бумер» фильмнары актеры Виталий Альшанский якты дөньядан китте

53нче яшендә актер Виталий Альшанский вафат булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге булган.

Альшанский Щукин исемендәге ВТУда (хәзер Театраль институт) режиссер белеме ала, карьера башында театрларда хезмәт итә, ә аннары киноактер буларак таныла. Ул "Ералаш" балалар юмористик киножурналында дебют ясый, соңрак популяр телепроектларда "Бригада", "Полицейский с Рублёвки", "Кухня", "Диверсант", "Счастливы вместе" һәм башкаларда уйный. Альшанский катнашында тулы метражлы фильмнар арасында - "Бумер" криминаль драмасы, "Своя среди чужих" комедиясе, "Про любоfff" мелодрамасы. Актерның фильмографиясендә барлыгы 70 лента.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев