Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрәңге суы тамыразыкның үзеннән дә файдалырак

Хуҗабикәләрнең күбесе бәрәңге пешергән суны барыбер кирәкмәячәк дип түгә. Әмма бит аңарда 70 процентка якын калий кала. Минераллардан тыш, А һәм С витаминнары да мулдан бу суда.

Аның ярдәмендә шешенкелекне бетерергә, йөрәк эшен яхшыртырга мөмкин. Диетологлар атнага 3 тапкыр бер стакан җылы бәрәңге кайнатмасы эчәргә киңәш итә. Моның өчен бәрәңгене кабыгы белән пешерергә һәм тозламаска кирәк. Бу суны бик каты арган, талчыккан вакытта куллану да нәтиҗәле. Шулай ук, дерматологлар та аның сихәтен билгеләп үтә. Кулларыгызны бәрәңге пешергән суга тыгып торсагыз, алар матур табигый төс алачак, бәрхәтле сыман булачаклар, сөялләр һәм вак яралар да юкка чыгачак. Мондый төр ванналарны бер атна дәвамында куллану кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев