Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Брежневның яраткан кабымлыгы

КПССның генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев мондый кабымлыкны бик яратып ашаган. «Кремль хряпасы» рецепты Россия буйлап таралган.

Витаминга бай булган яшелчәләрдән ясалган әлеге салатны Кремльдә белми генә ашамаганнардыр. Без дә сезнең белән ясап карыйк әле аны, әллә ни кыйммәт продуктлар кирәкми аның өчен.

Ингредиентлар:
2 чөгендер
2 кишер
2 суган
һәм 1 килограмм кәбестә.

Барлык яшелчәләрне дә әйбәтләп, вак итеп туракларга кирәк. Бернинди комбайннар да кирәк түгел, барысын да үзебез тураклыйбыз!
Кәбестәнең калынлыгы ике шырпы сыман булырга тиеш. Бик тырышыгыз инде. Авырлыгы юк бит.
Маринад өчен 3 стакан су, 9 процентлы ярты стакан серкә, 3/4 стакан көнбагыш мае, 1 аш кашыгы эре тоз, 15 кисәк шикәр рафинады алына. Һәрхәлдә, шикәр комын алсаң да була. 1 кисәк-ул бер чәй кашыгы шикәр комына тиң.
Маринадны кайнатабыз да, кайнар килеш яшелчәләр өстенә салабыз. Бутыйбыз. Суынганнан соң, суыткычка куябыз. Кабымлыкны биредә бер-ике тотарга кирәк. Ул кетердәп торган булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X