Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Браконьерга штраф

Су ресурсларына һәм бигрәк тә тыюлыкларга зыян салучыларга әледән-әле хөкем карарлары чыгарылып тора. Шундый очракларның берсен генә мисалга китереп була.

Яшел Үзән прокуратурасыннан алган мәгълүматларга караганда, «Свияжский» тыюлыгындагы  Зөя елгасында рөхсәтсез рәвештә ятьмә кулланып балык тоткан  кешегә хөкем карары чыгарылган. Саклана торган территорияләрдә мондый төрдәге балык тотуларга юл куймыйлар. Ә ул артык мавыгып киткән ахрысы, балыкны кармак белән түгел, иркенләп ятьмә белән тоткан.  Ятьмәсендә 9лап балыгы да табылган. Эш санда түгел анысы. Исәпләп чыгаргач, аның биологик су  ресурсларына  китергән зыян суммасы 7 мең сумнан артып киткән. 
Яшел Үзән суды бу иргә 12 мең сум штраф сала. Акчасы  дәүләт файдасына тотылачак. 
Яшел Үзән сулыкларга бик бай урын, шуңа күрә махсус сак­лана торган  тыюлыкларга зыян китермичә дә рәхәтләнеп балык тотарга була югыйсә. Кармак белән, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев