Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бозы эрегән йөрәк

Дөньяда «боз» йөрәкле кеше яшәгән, әмма ул бик тә горур булган һәм үзенең җитешсезлеген күрмәмешкә салышкан.

Бала чагында ул хәтта үзенең үпкә, рәнҗеш, кайгы кебек хисләр кичермәве, кемгә дә булса йөрәге белән бәйләнә белмәве, гомумән, бернинди кичерешләрсез яшәве белән мактанган да...

Һәм менә ул олыгайган. Ничектер, бер вакыт салкын йөрәкле бу кеше бик тә сәләмә киенгән малайны күреп ала.
Яңа ел якынлаша, урамда кар төшкәли, җил исә, әйтерсең, агачларга кадәр туңган көн була ул.

Әмма теге малай нык адымнар белән, шәһәрнең уртасында бизәлгән зур Яңа ел чыршысы ягына атлый. Икесе дә чыр шы янында туктала.
Салкын йөрәкле кеше – чыршы бизәкләрен карарга, ә малай – Илаһи көчләргә яшерен теләкләрен җиткерү өчен.
Малай, каты күңелле кешенең битараф кына көлемсерәп үз эшләре белән киткәнен көтеп тора да, чыршы янына тезләнеп, һавага карый һәм пышылдап кына:

– Кадерле фәрештәләр, монда килгәндә мин сездән яңа кием сорамакчы идем, өстемдәгеләр бөтенләй тузды, ә башка киемем юк һәм миңа бик тә салкын, туңам. Әмма, юлымда миннән дә бәхетсезрәк кешене очраттым... ул инде күптән туңа, һәм, миңа калса, бик тиздән бөтенләй карга әверелүе бар... Зинһар өчен, аңа кайнар йөрәк бирегез, юкса ул беркайчан да бәхетле булмаячак. Аңа тагын ничек ярдәм итеп була икәнен мин белмим...
Берничә минуттан салкын йөрәкле кеше чыршы янына кабат килә һәм аның кулында малайга дигән яңа киемнәр була...

Мөгаен, Илаһи көчләр малайның теләген үтәгәндер. Әлбәттә инде, алар ул кешенең йөрәген алыштырмаган, ә аңа бары тик ике иң кыйммәтле бүләк – мәхәббәт һәм миһербан салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев