Бозда йоклаучы балыкчы Мамадыш халкын куркыткан
Яшәеш

Бозда йоклаучы балыкчы Мамадыш халкын куркыткан

Шаһитлар Чапаев урамындагы парк каршында Нократ елгасы боз өстендә яткан кешене күреп алган.

Аның янында букчасы да булган. Күп санлы боз ярыклары булганга шаһитлар балыкчы янына мөстәкыйль якын килә алмый һәм коткаручыларны чакыра.

Шул урынга килеп җиткәч, алар ирнең йоклап ятканын ачыклый. Коткаручылар балыкчыны ярга чыгара һәм ныклап катмаган боз өстендә йоклау кеше гомере өчен куркыныч булын кисәтәләр.


Нет комментариев