Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз кичүе ябык

2 апрельдә 9 сәгатьтә Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе үз эшен туктатты.

Ябылу турында ярашлы актка ТР буенча РФ МЧС ГИМС үзәгенең Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре тикшергәннән соң кул куелды. Белгечләр сүзләренә караганда, боз калын булса да, көннәр җылынгач  боз көннән-көн юкара бара, шуңа күрә  хәзер коткаручылар кичүгә керүне тыя.

Исегезгә төшерәбез, былтыр  Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүен иртәрәк – 7 мартта яптылар. Бу кышта аны 15 гыйнварда ачтылар, шулай итеп ул ике ай ярым эшләде. Бу вакыт эчендә  бернинди дә гадәттән тыш хәлләр булмады, чөнки автотранспорт хәрәкәте җитди контрольлектә булды.

Хәзер боз кичүе ябылгач  бозга керә торган урыннарда  аншлаглар куелды.  Куркыныч бозга кергән өчен административ штраф салынырга мөмкин.

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ледовая переправа Зеленодольск – Нижние Вязовые ГИМС МЧС РФ