Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз астына төшеп киткән

Ашыгыч хәбәр: ике пассажир утырткан автомобиль тизлекне арттырып юл кырыена чыккан һәм яртылаш боз астына киткән. Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә оештырылган тактик өйрәнүләр «легендасы» шундый иде.

Мондый хәлләр килеп чыкканда  эш алгоритмы төгәл һәм һәр вак-төягенә кадәр уйланылган. Боз кичүе җитәкчесе  вакыйга турында Яшел Үзән муниципаль районы Бердәм кизү тору диспетчерлык үзәгенә (ЕДДС) хәбәр итүгә оператив кизү торучы  аны ашыгыч ярдәм хезмәтләренә җибәрә. Вакыйга чыккан урынга  ГИМСның Яшел Үзән бүлеге, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды бүлекчәләре,  медицина ярдәме күрсәтү бригадасы хезмәткәрләре чыга. Әлбәттә,  беренче чиратта ярдәмне боз кичүе хезмәткәрләре күрсәтә: кул астындагы җайланмалар белән транспорт чарасын боз астына китмәсен өчен фиксацияли, трос белән  тракторга беркетә. Кар машинасында 52нче янгын-коткару часте кизү торучылары килеп җитүгә  автомобиль салоныннан  кешеләр чыгарыла. Аларны носилкаларда, махсус чаналарда һәм кар машиналарында  яр буена чыгаралар һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.
– Мондый өйрәнүләр, һичшиксез, бик кирәк, – дип аңлата боз кичүе өчен җаваплы Рәүф Миңнуллин. – Боз кичүендә кешеләр беренче елын гына эшләми, тәҗрибәлеләр. Әмма тренировкалар комачауламый.
– Төп максатыбыз,
– ди ГИМСның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев, – коткару хезмәтләрен әзерләү, практик осталыкны камилләштерү булып тора.
Өйрәнүләрнең икенче этабында  «Кар машинасы-2018» операциясе уздырылып, рейд барышында кар машиналарының техник торышы тикшерелде. Нәтиҗәдә ике кешегә беркетмә төзелде.

Резидә Йосыпова.

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район ледовая переправа учения