Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борыч үстерү серләре белән уртаклашабыз

Борыч үстерү серләре белән уртаклашабыз

• Әгәр дә борыч өйдә вакытта ук чәчәк атып, борычланган икән, бу куркыныч түгел. Үсемлек парникта бик тиз “үзенә кайта” һәм борычлары матур гына үсә башлый. Инде чәчәкле һәм борыч яралгылы үсентене ачык грунтка утыртмавыгыз хәерле.

• Рәт араларына кечкенә буйлы сортлы календула яки бархатцы кебек “кирәкле күршеләр” утыртыгыз. Алар борычларны корткычлардан (яфрак кимерүче һәм туфрактагылардан) саклаячак. Шундый ук ният белән, базилик һәм кориандр да утыртырга мөмкин. Рәт арасында чәчәк атучы петрушка һәм кориандр борычка серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итә.

• Борычка серкәләндерүче бөҗәкләрне, шулай ук, банан белән алма кабыгы да кызыктырып торачак.

• Бик каты үсеш вакытында борычны сирәкләргә кирәк: артык озынаеп киткән ботакларын кыскартырга, кәүсәдән төп тармакланган урыннан аста үскәннәрен һәм ябалдашта бик ышыкта булганнарын кисәргә кирәк, аларда барыбер бернәрсә дә өлгермәячәк.

• Уңышны даими җыеп тору да, үсемлекне яңа җимеш формалаштырырга уята. Өлгергәннәре никадәр еш өзеп барыла, уңыш шул кадәр күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев