Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борыч һәм Covid-19

Галимнәрнең бу тәмләткечкә карата фикере уңай.

Кара борыч сос тавындагы пиперин дигән матдә Covid-19 вирусының үрчү һәм организмга үтеп керү сәләте өчен җавап бирә торган өлешләрен блокировкалый, ди белгечләр.
Кара борыч ашау коронавирус инфекциясен йоктырмас ка ярдәм итәргә мөмкин. Бу турыда РИА Новости Һиндстан технология институты тикшеренүчеләренә сылтама белән хәбәр иткән.

Эксперимент вакытында галимнәр, компьютерда модельләштерү ысулы белән 30 төрле тәмләткечне анализлаган. Аларның күбесенең «S аксымы» һәм төп протеаза белән берегүе ачыкланган. Бу аксым вируска хуҗа-күзәнәк рецепторына ябышырга ярдәм итә. Төп протеаза исә вирусның үрчүе өчен җавап бирә. Шулай да, тәмләткечләрдәге матдәләрнең иң активы пиперин булуы ачык ланган.

Галимнәр сүзләренчә, кара борычтагы бу матдә аңа әче тәм һәм ис бирә.
Россия белгечләре әлеге механизм компьютер моделендә генә түгел, тормышта да эшли дип саный. Моны ачыклау өчен тикшеренүләр уздырырга кирәк. Белгечләр искәрткәнчә, кара борыч иммунитетны ныгыта, үзе дә салкын тиюгә һәм вирусларга каршы чара булып тора, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев