Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болар акыллымы, әллә акыллары киткәнме?

Һиндстанда яшәүче Эрратти Мангаямме һәм Радже Раога 74 һәм 78 яшь. 5 сентябрьдә алар беренче тапкыр әти-әни булганнар, бу хакта life.ru сайты хәбәр итә.

Аларның игезәк балалары ЭКО белән, кесарево кисүе аша дөньяга килгән.
Сабыйлар вакытында һәм сәламәт булып туган. Ә менә карт парның хәзер хәлләре шәптән түгел.
Бала тапканнан бирле өлкән яшьтәге әни интенсив терапиядә ята. Яшьрәк булса, моны булдырмаска мөмкин иде, ди аның табибы. Ул шулай ук Эрраттиның чын яшен яшерүен белдергән. Хатынның бик нык әни буласы килгәндер, күрәсең, ул үзенә 60 яшь, дип кенә әйткән,
"Без бу хакта очраклы гына белдек. Шәфкать туташы белән сөйләшкәндә ире ялгыш кына аның чын яшен әйтеп ташлады. Ул чакта хатын йөккә узган иде.
Мин чак кына егылмадым!", -ди табиб.
Эрратти тормыш өчен көрәшкән арада, игезәкләрнең әтиләре матбугат чараларында чыгыш ясап, мактанып йөри башлый. Җирдә иң бәхетле пар дип белдерә үзләрен. Болай шапырынып йөрү нәтиҗәсендәме, яисә яше сәбәпле булганмы, Радж үзе йөрәк өянәге алган, ул да хастаханәдә ята.
Парның сәламәтлеге торышы турында тулырак мәгълүматны табиблар бирми, әмма ата — аналарның хәлләре хәзер тотрыклы, дип билгеләп үтә алар, дип хәбәр итә NY Post.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X