Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләкнең зуры-кечкенәсе булмый

Безнең “Яшел Үзән” газетасын фәлән яшьтәгеләр укый, дип тәгаен әйтеп булмый. Чөнки алар арасында мәктәп укучысыннан башлап 90 яшьлек картларга кадәр бар. Гәрчә, әле кулына безнең басманы алып, башыннан ахырына кадәр укый алган кешене карт дип атау дөрес тә булмастыр. Олы яшьтәгеләр, дип әйтик.

2018 елның беренче яртыеллыгына “Яшел Үзән”гә язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрнең бу көннәрдә кар күп яву сәбәпле, бик кирәклесен отучы укучыбызга да 88 яшь. Аңлашылган сәбәпләр арксында, кар көрәү өчен менә дигән көрәкне алырга Ключидан Хәмидуллин Рәфкат аганың кызы Гөлнара Сафиуллина килде. 

– Әти бик сөенгән бүләк отуына. Бүләкнең зурысы – кечкенәсе булмый, бүләк-бүләк ул, ди. Шунда ук минем эшкә шалтыратып шатлыгы белән уртаклашты. Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку редакция газеты «Яшел Узэн»