Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләкләр хуҗаларын тапты

«Яшел Үзән»гә быелның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе тәмамланды. Димәк, безгә квитанцияләрен җибәргән укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатыр чак җитте.

Елдагыча приз отарга теләүчеләр шактый булды. Ә бу юлы бүләгебез өчәү генә. Һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен иң кирәклеләре. Шулай итеп, бәхет кемгә елмайды соң? Тизрәк өч укучыбызны шатландырырга ашыгабыз.  Болгарка, ягъни шомарту станогын безнең Күгеш авылыннан Рәхимә Низамиева отты. Выжт итеп кенә шөрепләрне кирәкле урынга кертеп куючы шуруповерт исә Мамадыш-Әкил авылыннан Гөлфия Хәмидуллинага эләкте. Ә инде өченче бүләгебез – дрель Карашәм авылыннан Зөлфия Гыйззәтуллинага китәчәк. Ура, котлыйбыз! 
Уенда катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәтлебез. Отмадым дип төшенкелеккә бирелмәгез, икенче юлы, һичшиксез, сез җиңәрсез. Ә инде бәхетле укучыларбызны бүләкләрне алу өчен редакциядә көтеп калабыз. Шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала, рәхим итегез. Алдан хәбәрләшү өчен телефон: 5-68-03. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев