Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк – һәркемгә куаныч

Абунәчеләребез арасында уйнатылган бүләкләрнең соңгысы – 6 килограммлы кер юу порошогы үз хуҗасын бик озак көтте.

Һәм менә ниһаять, Бәчектән Миләүшә ханым Гыймадиева, май кояшы кебек балкып, редакциябезгә килеп җитте.
– Гомеремдә дә шулай бүләк отканым юк иде, бу юлы ничек шулай туры килүенә үзем дә ышана алмыйм. Квитанцияне җибәргәндә дә ниндидер ашкыну бар иде, бүләкле булырга язган икән, – ди ул шатланып. – Газетаны күптәннән бирле яздырабыз. Һәрвакыт шулай исән-сау эшләп, газетаны чыгарып торыгыз, безгә дә сөенеп укырга насыйп булсын. «Яшел Үзән»не көтеп алабыз.
Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, һәрвакыттагыча безнең белән бергә булыгыз.

 Гөлнара Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев