Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк геройны 78 елдан соң тапкан

Михаил Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветеранының кызына "Кызыл Йолдыз ордены" тапшырды.

Якташыбыз Николай Луговин 1943 елда үз батырлыгын башкара, ә менә лаеклы бүләк бары тик хәзер генә тапшырыла. Шәһәр Мэры аның кызы Лидия Молоковага Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертында тапшырды.

Бу чара кичә Горький исемендәге мәдәни үзәктә узды. Концерт башланыр алдыннан холлда корал һәм хәрби кирәк-яраклар күргәзмәсе оештырылган иде. Монда ук "Форпост"хәрәкәте активистлары автоматлар җыю һәм сүтү буенча осталыкларын күрсәтте.

Флагларны сәхнәгә керткәннән соң, шәһәр мэры Михаил Афанасьев катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

"Гадәттәгечә, без 23 февраль алдыннан, безнең хәрбиләргә, балаларны хәрби-патриотик тәрбияләүдә катнашучы кешеләргә яхшы сүзләр әйтергә һәм, гомумән, безнең шәһәр һәм районыбызның илнең оборона сәләте буенча эштәге казанышларын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әле менә бүген генә Горький исемендәге заводта тагын бер хәрби корабка нигез салынды, ул шулай ук флот составына керәчәк һәм куелган бурычларны үтәячәк. Хәзер 320 Яшел Үзәнле Россия армиясе сафларында хезмәт итә, 40 егет хәрби-диңгез флотында бурычларын үти, 50 кеше контракт буенча хезмәт итә. Районыбыз хәрби хезмәткә чакыру буенча биремнәрне һәрвакыт үти һәм безнең хәрби комиссариат әлеге эш нәтиҗәләре буенча республикада призлы урыннар алып тора, дип горурланып әйтәсем килә. Безнең 19 якташыбыз илнең югары бүләкләренә лаек булды: СССР Геройлары, Россия Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары. Алар белән горурланабыз һәм балаларыбызны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Бәйрәм белән!"

Шуннан соң Михаил Павлович яшел үзәнлеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм кунакларын #kulturazmr башкаручылары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары концертын карады. Чакырылган артистлар Ульяновск шәһәреннән "Десантное братство" төркеме булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев