Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәла уйламаганда чыга

Яңа ел якынлашып килә. Бәйрәм чараларында, озын-озак ялларда гадәттән тыш хәлләр, бәла-казалар булмасын өчен, саклык чараларын күрергә һәм бөтен кагыйдәләрне алдан өйрәнеп куярга кирәк. Бәла бит ул уйламаганда-нитмәгәндә килеп чыга.

Декабрь һәм гыйнвар иң куркыныч айлар булып исәпләнә. Бу елның башыннан 6 декабрьгә кадәр  Яшел Үзән районында 207 янгын чыккан. Аларда 6 кеше һәлак булган.  Янгыннарга бәйле хәл бәйрәм көннәрендә киеренкеләнә. Агымдагы елның бу чорында  янгыннар  гадәти көннәргә караганда 20 процентка арткан. 2017 елның 1 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр 22 янгын чыккан.
– Бу көннәрдә Яңа ел чаралары уздырыла торган урыннарда янгын иминлеге чараларын күрергә кирәк, – дип сөйли Россия МЧСының ТР буенча Яшел Үзән муниципаль районының янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик  Ардыханов. – Ачыкланган җитешсезлекләр мәдәни-массакүләм чаралар башланганчы төзәтелгән булырга тиеш.   Чара барышында сәхнәдә дә, залда да җаваплы кешеләр булуы шарт.  Аларның алдан инструктаж узган булулары да кирәк. Чаралар 2нче каттан да югарырак булырга тиеш түгел. Запас ишекләр булу,  чыршының стеналардан тиешле ераклык­та, иллюминацияләрнең  ныклы урнашуы, гирлянда лампочкаларының 25 ваттан да артык булмавы мөһим.
Янгын чыккан очракта нишләргә?
– Чара барган урыннарда хезмәткәрләр беренче чиратта кешеләрне эвакуацияләргә тиеш, – дип аңлата янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе. –Тиз арада телефоннан –  01гә, мобиль телефоннан 010, 112гә шалтыратырга,  янгын чыккан учреждениенең адресын ачык итеп хәбәр итәргә кирәк. Кешеләргә янгын чыгу турында хәбәр итү эвакуация планына ярашлы алып барыла. Янгын сүндерү хезмәтен каршы алу, кул астында булган беренче чаралар белән янгынны сүндерү мөһим.

Пиротехника  куллану
Пиротехник әйберләрне рөхсәт ителгән һәм сертификаты булган  урыннардан гына сатып алырга киңәш ителә. Аларны көн бик җилле булганда, шартлаткычларның тышында яисә башка урынында дефектлар табылганда, срогы чыкканда, юешләнсә,  куркыныч зоналарда, кеше күп булган урыннарда кулланырга ярамый. Иң беренче чиратта инструкциясе белән танышу кирәк.
Пиротехник әйберләрне  бина эчендә, балконнарда да шартлату тыела. Мондый куркыныч әйберләрне балаларга бирергә ярамый.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы режим урнаштырыла. Шуңа күрә пиротехник әйберләрне бары махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителә. Шуны да искәртергә кирәк, пиротехника сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан – 500 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кеше күп җыелган урыннардан, автомобиль юлларыннан 50 метр ераклыкта гына кулланыла.
Янгынга каршы режим урнаштырылган бу чорда пиротехникага бәйле кагыйдәләр үтәлмәсә, закон бозу очраклары булса, физик һәм юридик затларга штрафлар салынырга мөмкин. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пиротехника