Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәла тәрәзә төбендә...

Без еш кына “бәла аяк астында”, дияргә яратабыз. Әмма, соңгы елларда бу гыйбарәне “бәла тәрәзә төбендә” дип үзгәртү хаклы булыр, чөнки балаларның тәрәзәләрдән егылып төшеп имгәнү очраклары ешайды.

Рәсми мәгьлүматларга караганда, 2018 елда ил буенча 905 бала тәрәзәдән егылып төшкән (аларның 60% ы - 4 яшькә кадәр), 123 бала һәлак булган, 33е инвалид калган. 2019 ел башыннан 100 дән артык егылу очрагы теркәлгән. 
РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына, шулай ук федераль Хөкүмәткә балаларның тәрәзәдән егылып төшүе үсүенә юл куймау, мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен закон проектын эшләү үтенече белән чыкты. 

Моңарчы, Милли медицина палатасы президенты, Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты президенты Леонид Рошаль Россия хакимиятен балалары белән яшәүче һәр гаилә фатиры тәрәзәләренә чикләүләр куюны закон нигезендә расларга үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X