Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәла шәһәрлеләрне берләштерде

Бу атнада узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә берничә сорау күтәрелде.

Аны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев алып барды.

Башта ул Ленин урамы буенча 39нчы күп фатирлы йортта газ шартлавының нәтиҗәләрен бетерү процессында катнашучыларга һәм вакытлыча торакка күчүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, бәла шәһәрлеләрне берләштерде, яшел үзәнлеләр бер-берсенә авыр минутларда ярдәм итәргә әзер, ә монысы – иң мөһиме.

«Сез бүгенге вәзгыятьне беләсез, биредә яшәүчеләр вакытлыча Сәйдәшев урамындагы яңа фатирларга күченде, төзүчеләр инде зыян күргән объектта, йорт торгызылачак. Халыкка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итәчәк, аларга компенсация биреләчәк. Хәзер безнең бурыч – йортта яшәүчеләр үз фатирларына әйләнеп кайтсын өчен сыйфатлы ремонт ясау», – дип өстәде шәһәр мэры.

Шулай ук бу эштә активлык күрсәткән яшел үзәнлеләргә бүләкләр тапшырды.

Күгеш авыл җирлегенең 2020 елга социаль-икътисади үсеше һәм 2021 елга планнар турында җирлек башлыгы Альберт Гатауллин сөйләде. Узган ел ахырында биредә зур эш башланды: күп функцияле үзәк төзелеше бара. Бу уңайдан район башлыгы: «Бина зәвыклы, матур булып төзелергә тиеш, игътибарлы булыгыз», – дип киңәшен бирде. Җирлек башлыгы доклад ахырында Әрә белән Күгеш арасында бер чакрымнан артык юл кирәклеге хакында тагын бер кат җитәкчеләрнең исенә төшерде.

Киңәшмәдә катнашучыларны ТР Президенты каршындагы Эш куар лар хокукларын яклау буенча вә каләт ле вәкилнең Яшел Үзән муниципаль районындагы иҗтимагый вәкиле эш нәтиҗәләре белән Альбина Динмөхәммәтова таныштырды. 2020 елда 20ләп Яшел Үзән эшмәкәре консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 70 проценты вәкаләт ле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмә сеннән юридик ярдәм алган. Кабул итү көннәре: һәр чәршәмбе 10.00-12.00 сәгатьләрдә «Синяя птица» үзәгендә.

Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе телефон номеры: (843) 203-29-08, 567-89-82, 567-86-92. Электрон почта op@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев