Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетсез кешеләрнең 5 гадәте

Алардан тиз арада арынырга кирәк.

Андый кешеләргә менә нәрсәләр тормыштан канәгатьләнү алырга комачаулый:
1.Сез, «бәхетне куркытмас өчен» әзрәк шатланырга тырышасыз. Һәм һәрбер күңелле мизгелдә үпкә белән борчылу өчен сәбәпләр табасыз. Күз тидермәс өчен! Әмма баш мие, сез ешрак кичергән эмоцияләргә ияләнә. Һәм дөнья күренешен шул эмоцияләргә таянып төзи. Гади генә итеп әйткәндә, бүген күбрәк борчылган, күңелсезләнгән саен, иртәгә кайгыру өчен тагын да күбрәк сәбәпләр табылачак. Һәр көннең күңелле, матур мизгелләрен исегездә тотыгыз, тормыш та җиңелрәк булып тоелыр.

2.Һәр мөмкинлектән начар нәтиҗә көтәсез. Сез болай фикер йөртәсез: зур хезмәт хак лы эш – бу алдау. Ташламалы товар? Мөгаен брак яки срогы чыккан. Берәр таныш булмаган кеше дуслык тәкъдим итәме? Мәкерле, үз файдасына уйлары, планнары бардыр әле. Һәм язмыш никадәр генә мөмкинлек бирсә дә, сез аларны ике дә уйламый шулай юк итәсез. Әлбәттә, авантюраларга бирелергә ярамый, әмма алдан нечкәлекләрен белми һәм бизмәнгә салмый торып, тәкъдимнәрдән баш тартмагыз.

3. Үткәннәр белән яшисез. Үкенәсезме яки узган бәхетегезне җылылык белән искә аласызмы – мөһим түгел. Һәр хәлдә дә үткәннәр инде кире кайтмаячак. Хәзергесен җайларга кирәк.

4.Үпкә, үч саклыйсыз. Мәсәлән, кем дә булса ялгыш сүз белән күңелегезгә тиде, ди. Ә сез мәсьәләне шунда ук ачык лыйсы урынга, дәшми каласыз һәм аннары ул кеше белән бөтенләй аралашмыйсыз. Ни өчен болай итүегезне үзе аңласын, янәсе. Һәм сез барлык якыннарыгызга да шундый «җәза» бирәсез. Бәла шунда ки, бу кешеләр моның сәбәбен белми дә. Ни өчен гафу сорарга кирәклеген дә төшенми. Шуңа күрә сез һәрвакыт кемгә дә булса үпкәләгән буласыз. Тирәдәгеләрнең сезнең уйларыгыз ны укый белүен көтмәгез. Проблемалар турында шунда ук әйтергә кирәк, үч саклап йөрергә түгел.

5. Сез «проблемаларны читкә куеп торырга» күнеккән. Мәсәлән, дусларыгыз белән шәраб эчеп яки табигатькә чыгып. Шундый паузалардан башка нервалар киеренкелегенә түзә алмам, дип уйлыйсыз. Бәла шунда, сез болай проблемаларны чишмисез, ә алардан качасыз. Ничек бәхетле буласың инде монда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев