Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетле булырга һәркем лаек

Җәйге матур бер көндә районыбызның искиткеч гүзәл урынында урнашкан Татар Наратлысының иң төзек йортларының берсенә аяк бастык. Чынлап та, бу нигездә тырыш, төпле, булдыклы хуҗалар яшәгәнлеге әллә кайдан кычкырып тора.

Өй аллары шау чәчәктә, ишегалдына брусчатка түшәлгән, чүлмәкләрдә утыр­тылган гөлләр тирә-юньгә ямь бирә. Авыл ишегалды бит бу дияргә һич кенә дә тел әйләнми. «Хуҗабикә бигрәк уңган инде» дигән фикер килә башка...
Зәйнуллиннар авылда күпләргә үрнәк гаилә. Әлфия апа заманында ничә еллар буе Татарстан, район депутаты булып торган кеше!  41 ел(!) фермада сыер сава. Киңәш кирәк булганда авыл халкы да шушы йортка килә. Чөнки Әлфия апаның тормыш тәҗрибәсе бай, күңеле иркен, язмыш күпме генә сынаса да, бирешми, сынмый, сыгылмый. Гаиләм, балаларым дип янып яши һәм башкаларга да изгелек кенә тели. Әлфия апа ире Рафил белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма тигезлектә генә яшәргә насыйп булмый аларга. Рафил абый 41 яшендә инфаркт кичереп, яшьли китеп бара. Әлбәттә, чәчәк кебек яшь чагында тол калган хатын-кызга ялгызы балаларны аякка бастыруы җиңелләрдән булмый. 
– Әле дә ярый каенанам Бибисәгыйрә булды. Балаларымны карарга, үстерешергә нык ярдәм итте. Аңа булган рәхмәтем чиксез. Урын өстендә дүрт ел ятты. Тәрбияләп соңгы юлга озыттык, урыны җәннәттә булсын, – дип сөйли Әлфия апа.   
Түбән иелгән башыңны берәүгә дә күтәреп карарлык тамчы кадәрле генә көчең булмаганда да, алга таба яшәргә кирәк. Ничек кенә әле! Ялгыз хатын исеменә тап төшерми генә балаларны аякка бастырасы, кеше итәсе бар бит. Ә Әлфия апаның көчле рухлы булуына таң калырлык. Зәйнуллиннарның бер баласына да сүз әйтерлек түгел, акыллылар, белемлеләр, булдыклылар. Чөнки бу гаиләдә тәрбия дигән гади генә нәрсә беренче урында һәм ул – төпле. Балаларының икесе Казанда яшәсә, бер кызлары Татар Танаенда кияүдә, төпчекләре Айрат нигездә төпләнеп кала. 

Тулысы белән газетада укырга мөмкин (№ 50)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев