Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәке – бәке генә булмады инде...

Кайвакытта бернинди «тегенди-мондый» уйларсыз гына ни дә булса эшләп куясың. Ә иртәгәсен синең сөяк­ләреңне инде аркылыга буйга ялтыратып ялап туйганнарын ишетәсең дә, артыңа чак утырмый каласың.

Барыбызга да хәзерге вакытта ТНВ каналында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы буларак таныш Зөлфәт Зиннуров та шундыйрак хәлдә калды. Фин һәм Кытай парт­нерларының  Хач ману (Крещение) коенуын оештырулары турындагы үтенечләрен тормышка ашырганда иҗат фантазиясенең артык уйнап җибәрүе булгандыр бәлки. Ул ярдәмчеләре белән әлеге бәкене ярымай рәвешендә ясый (мөселман кешесенең хач ясарга кулы да бармагандыр инде) һәм Инстаграм социаль челтәренә видео язма урнаштыра. Кем әйтмешли, «без задних мыслей». Син безнең халыкка җим генә бир. Су коену урыны әзерләгәндә уенда нинди дә булса начарлыкның әсәре дә булмаган Зөлфәткә нинди генә гаеп такмаганнар иде анда! Берничә сәгать эчендә әлеге язма өч мең «лайк» җыеп өлгергән, ә комментарийлар берсеннән-берсе кызыклы. Аларның бер өлеше бәкенең ярымай формасында ачылуын мөселманнарны мыскыл итү дип саный һәм артистны милләт һәм конфессия­ара низаг чыгарырга маташуда гаепли. Христиан дине вәкиле Зөлфәтнең бу гамәлен Корбан бәйрәменә үзенең чучка чалуы белән чагыштыра. Никадәр кеше, шулкадәр фикер. Зиннуровны яклап язучылар да бихисап. Алар төрле милләт кешеләренең үзара тыгыз аралашып, йолаларын хөрмәт итеп, дус һәм тату яшәүләренә мисаллар китергән.
Җомга көнне куелган видео инде якшәмбе алынган иде. Аны, Зөлфәт Зиннуровның үзе дә белмәстән, ялгыш әлеге гамәле салган  барлык рәнҗеш алучылардан гафу үтенгән язмасы алыштырды.
– Социаль челтәрнең бүген резонанс һәм махсус коткы тарату өчен кулланылганына тагын бер кат инандым. Шуңа күрә шаяртып куелган язмамны алдым, – ди ул.
Чынлап та, эчкерсез нәрсәләрне дә үзенең мәкерле мәнфәгатьләре файдасына әйләндереп-тулгандырып
дөнья бутап тәм табучылар җитәрлек. Гадиерәк һәм кешелеклерәк булсак иде. Тормышның җитди һәм катлаулы моментлары болай да бик күп. Шаяртуны шаяру, юморны юмор итеп кабул итик, нигә һәрбер нәрсәдән кер эзләргә?! Дуслыкка ни җитә!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зульфат Зиннуров религия прорубь в виде полумесяца