Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Бизнес сәгать”: эшмәкәрләр Александр Тыгинга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итте?

“Зеленодольск” инвестиция үзәгендә “Бизнес сәгать”ләр старт алды. 11 сентябрь, сишәмбе көнне, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин беренче тапкыр эшмәкәрләрне  шәхси кабул итү уздырды.

Беренче очрашуда район башлыгына дүрт коммерсант мөрәҗәгать итте. Али Сөләйманов Александр Тыгиннан кооператив өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге турында кызыксынды һәм үзенең якын арага бизнес планнары турында сөйләде. Ксения Ефимьянова шәхси балалар бакчасы өчен бүлмә эзләүдә ярдәм сорады, Гөлнара Галиева җирле җитештерелгән сөт продуктлары белән сату итү павильоны өчен урын бүлеп бирүләрен үтенде. Фермер Рәис Шәрифҗановка күчемсез милек объектын рәсмиләштерүдә булышып җибәрергә кирәк икән.

Әлеге барлык мәсьәләләр эшкәртүгә кабул ителде һәм Яшел Үзән районы башлыгының шәхси контроле астына алынды.

-Эшмәкәрләр белән очрашуның мөһимлегенә берничә сәбәп этәрде. Беренчедән, бүгенге көндә Яшел Үзән районында 5128 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Аларда 10714 кеше эшли. Моны хезмәткәрләр саны буенча ике зур оешма – 9569 кеше эшләүче Горький һәм Серго заводлары белән бер рәткә куеп була. Икенчедән, эшмәкәрләрдән район бюджетына кергән салым 20,5 процентны тәшкил итә. бу бик җитди сан. Өченчедән, шәхси эшмәкәрләр бик еш кредит проблемалары белән очраша, аларда продукцияләрен сату һәм кадрлар җитешмәү авырлыклары туып тора. Һәм соңында, бизнесменнар хакимияткә мөрәҗәгать итә. Без бу барьерларны киметергә һәм нормаль нәтиҗәле диалог җайларга тиеш, - дип саный Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесенең икъдисат буенча урынбасары Альберт Гарипов.

Исегезгә төшерәбез, чиновниклар фикеренчә, мондый очрашулар даими күренешкә әйләнергә тиеш. Әгәр дә сез бизнес белән шөгыльләнәсез һәм хакимият структурасы вәкилләренә сорауларыгыз бар икән, шәхси очрашуга килегез.  8 (84371) 4-17-91 телефоны буенча һәм info@zeldol.com. электрон почтасында алдан язылыгыз.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев