Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бияләй - салкын кышны җиңәләй!

Бүгенге эш көнебез бик күңелле башланды. Нәрсәдән, дисезме? Бүләк бирүдән!

Инде белгәнегезчә #незабудьварежки#люблюзиму#зимниезабавы#бияләйләреңнеонытма#кышныяратам#кышкыуеннар флешмобының җиңүчеләре билгеле: Айдар белән Айнур һәм Асия.
Яшь аермалары нибары бер ел булган Айдар белән Айнурның әниләре Сиринә Мөхетдинова улларына дигән бияләйләрне кереп алды.
-Хәзергә мин декрет ялында, балалар белән рәхәтләнеп Тау Илендә, әти-әни янында яшибез. Авылда рәхәт, саф һава! – ди Сиринә. – Флешмоб турында инстаграмнан күрдем дә, катнашырга булдым. Җиңү уебызда да юк иде. Аннары кызык булып китте, бөтен танышлардан, дуслардан тавыш бирүләрен сорадым. Мин соңгы тапкыр караганда Асия алга чыккан иде, инде без җиңмәдек, дип уйладым. Ә иртән сеңлем шалтыратып, сөенче алды, сез җиңгән, кереп кара тизрәк дип. Бүләкнең зурысы-кечкенәсе булмый аның, бик зур рәхмәт сезгә! Тагын шундый кызыклы бәйгеләр игълан итегез, без катнашырбыз.
Флешмобларыбызда җиңүчеләргә әзерләнгән бүләкләр бездә “символически” гына. Әмма шул кечкенә бүләкләребезне дә зурлап кабул итеп, чын күңелдән шатланып һәм рәхмәт әйтеп ала белгән катнашучыларыбызга безнең дә рәхмәт әйтәсебез килә. Әле алга таба тагын булыр фотобәйгеләр, безнең белән бергә булыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев