Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Битлекләр коронавирустан саклыймы?

Кайбер Кытай шәһәрләрендә җәмәгать урыннарында саклаучы битлек (маска) кимичә йөрүне тыйдылар.

Мәсәлән, Гонконгта, әгәр битлек кимичә йөрисең икән, полиция участогына эләгергә мөмкинсең. Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагы гына расланган. Ләкин шуңа да карамастан, даруханәләрдә медицина битлекләрен күпләп сатып ала башладылар. Ә сәүдә челтәрләре үзләре, мондый сораудан файдаланып, бу товарга бәяләрне бермәбер арттырып куйдылар. 10 февральдә Россиядә коронавирус таралу очрагына каршы, медицина битлекләренең запасын ясап куячаклары билгеле булды. Тиешле боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин бирде. 
- Маскаларга кытлык булуы күпләрне хафага сала, - дип сөйләде Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич, - Бездә медицина кирәк-яраклары запасы булса, бу уңай роль уйнар иде. 
Эксперт искә төшергәнчә, битлек профилактикалау чарасы сыйфатында 100 процент яклау бирми. Әле яңа гына авырып китүчеләргә аны киеп йөрү нәтиҗә бирәчәк. Маска, чыннан да, тирә-юньдәге кешеләргә һәм предметларга төчкергәндә эләгүче вируслар таралудан ярдәм итә. Ә менә профилактика сыйфатында битлек алай ук югары нәтиҗә бирми. Хәтта аны даими киеп йөрсәң дә, йоктыру куркынычы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев