Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнә җирлеге халкы тәртипле

Биш авылны үз эченә алган Бишнә авыл җирлегендә сайлау участогы бер генә булуына карамастан, халык референдумга килә.

Башка авылга кадәр барып йөрмим әле, дип, иренеп өендә утырмый, ничек тә җаен табып, үзсалым акчасы буенча тавыш бирә. Төшкә кадәр 529 сайлаучының 251е инде бүген үтисе бурычын өстеннән төшергән. Торган җиренең киләчәктә төзеклегенә үз өлешен керткән.
-Бездә халык тәртипле, референдумга да, сайлауларга да йөри, килмәүчеләр санаулы гына, - ди әлеге җирлекнең Башкарма комитеты секретаре Резедә Гыйләҗетдинова. – Биредә яшәүчеләрнең 60-70 проценты “за” дип тавыш бирә иде алдагы елларда. Менә быел үзсалым суммасын йөз сумга арттырдык – 300 сум иттек. Халык каршы килмәде, чөнки акчасының нинди эшләргә тотылуын күреп тора, бар да ачык. Быел тупланган үзсалымга дүрт авылда пожар гидрантлары булдырачакбыз. Аларның сметаларын гына төзү өчен дә фәлән кадәр акча кирәк.
Бишнә авыл җирлегендә әлегә кадәр үзсалым акчасына кирәкле эшләр уңышлы гына тормышка ашырылып килде, алга таба да шулай дәвам итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X