Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биш елдан пенсионер

«Пенсия алды яше»ндәге гражданнарга ташламалар бирелә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2019 елдан Россия Федерациясендә «пенсия алды яше» төшенчәсе кертелүен искә төшерә, ул яңа федераль законнар нигезендә, 2018 елда беренче тапкыр иске законнар буенча пенсиягә чыгарга тиешле гражданнарның хокукларын саклау һәм үтәү өчен, шул исәптән вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар өчен (медицина хезмәткәрләре, укытучылар, Төньякта эшләүчеләр һ. б.) барлыкка килде.

Пенсия алды ташламаларының күпчелегенә хокук, күчү чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшенә кадәр 5 ел кала, ягъни хатын-кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән барлыкка килә. 2020 елдан һәм алга таба ташламалардан 1964 елда туган һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 1959 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар файдалана ала.
Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү.

Моннан тыш, пенсионерлар өчен ел саен диспансерлаштыруга бәйле яңа ташламалар кертелде, шулай ук, эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме каралган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эштән азат итүне тыя торган закон кабул ителде.

«Пенсионер» статусын билгеләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә ки рәк ми. Пенсия фондында мәгълүмат бирү сервисы эшли башлады, аның аша без пенсия алды яшендәге зат лар турында барлык кирәкле мәгъ лүматларны алабыз. Гражданинга ташлама бирә торган ведомствога гариза бирәсе генә кала, анда барлык кирәкле мәгълүмат булачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пенсиягә хокуклары махсус стаж эшләгәндә барлыкка килгән табиблар, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр пенсия алды яше тиешле елларны эшләгән вакытта, әйтик, педагоглар – 25 ел һәм медицина хезмәткәрләре 30 ел эшләгәч башлана. Ягъни, күчмә чор нигезендә әлеге категория гражданнарның пенсиягә чыгу вакыты 2019 елда 6 айга, ә агымдагы елда – 1 ел 6 айга, 2021дә - 3 елга, 2026да – 4 елга һәм 2028дә 5 елга кичерелә. Әмма бу вакыт дәвамында алар, салым ташламаларыннан тыш, пенсия алды ташламаларыннан файдалана ала.

Пенсия яше үзгәрмәгән кешеләр өчен дә пенсиягә чыкканчы 5 ел алдан пенсия алды ташламаларына хокук бар. Әйтик, биш баласы булган күп балалы әниләрнең ул 45 яшьтән башлап, ягъни, үзе өчен гадәти пенсиягә чыгу яшенә кадәр (50 яшь) барлыкка килә.
Федераль пенсия алды ташла ма ларына хокукны тикшерергә һәм белешмәне Пенсия фондының es.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинетта, МФЦда, шулай ук, алдан язылу буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев